27 февральдә Чиләбе шәһәре мәдәният сарайларының берсендә татар шагыйре, бөек Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды. Анда Татарстаннан иҗат әһелләре, язучылардан торган делегация катнашты.
Чиләбе өлкәсенең барлык районнарыннан ике йөздән артык сәнгатьле итеп шигырь укучы катнашкан өлкә конкурсының йомгаклары шулай ук әлеге кичә барышында игълан ителде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте