«Әкият» татар дәүләт курчак театры якын арада «Күпчекле театр» проекты кысаларында 1 яше тулып киткән иң кечкенә тамашачылар өчен гадәти булмаган курчак спектакльләре оештырырга ниятли. Ике тамаша – М.Протасованың «Идет коза рогатая» («Кәҗә, кәҗә, мәкәҗә...») һәм П.Геннадьеваның «Не хочу и не буду» («Кире беткән») спектакльләре әзерләнә. Аларны балалар залда түгел, ә театрның өйдәгедәй уңайлы бер почмагында, махсус күпчекләргә утырып караячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте