«МОРОЗКО – 2016» фестиваль-конкурсы башланды

2016 елның 26 феврале, җомга

Февральнең 25 еннән 29 ына кадәр Казанда «МОРОЗКО – 2016» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ачык фестиваль-конкурсы уза.   

Ул күп еллар дәвамында, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы химаясе  һәм Мәскәүнең   «Интеллект-Клуб» балалар хәйрия фонды» ярдәме белән үткәрелә.

Традицион төстә фестиваль-конкурс  «Ак Барс» яшьләр үзәге һәм ДЗКЗ сәхнәләрендә уза.  

Конкурс программасында Россия Федерациясенең төрле почмакларыннан  7 яшьтән алып 28 яшькәчә  булган җиде йөз бала, үсмер һәм яшь кеше катнашачак.   Номинацияләр дүртәү: «Хореография», «Вокал», «Музыка уен коралларында уйнау», «Театр сәнгате».

Яшь талантлар Татарстан мәркәзенә Россиянең төрле почмакларыннан, республиканың төрле шәһәрләреннән, район үзәкләре һәм авылларыннан җыелды. Аларның иҗатын мәртәбәле жюри бәяләячәк.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International