Социаль-мәдәни һәм сәнгать өлкәсендә эшләүче белгечләргә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты «АРТ-ПЛЮС» иҗат берләшмәсе (Мәскәү) белән бергәләп апрельнең 11 еннән 14 енә кадәр Казанда актуаль мәсьәләгә багышланган «Мәдәният-ял итү учреждениеләренең маркетингка йөз тоту шартларында эшчәнлеге» дигән курслар уздыра.
Аларны тәмамлаган белгечләргә квалификацияләрен күтәрү турында таныклык тапшырылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте