27 февральдә Чиләбедә Җәлилнең 110 еллыгына багышланган тантаналы кичә уздырыла. Анда Татарстан Республикасының сәнгать әһелләре, язучылардан торган делегация катнаша.
Чиләбе өлкәсенең барлык районнарыннан ике йөздән артык сәнгатьле итеп шигырь укучы катнашкан өлкә конкурсының йомгаклары шулай ук әлеге кичә барышында игълан ителәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте