Буада Мәдәниятне үстерү үзәге ачылды

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

24 февральдә Буада Мәдәниятне үстерү үзәге ачылды.  

Әлеге мәдәният учагында халыклар мәдәниятен саклау һәм үстерү, туган телне өйрәнү, шулай ук традицион сәнгать төрләре, халык һөнәрчелеге буенча дәресләр уздыру, милләтара дустанә мөнәсәбәтләрне саклау юнәлешендә эшчәнлек алып бару өчен барлык шартлар тудырылган.

Бәйрәмдә фольклор ансамбльләре чыгыш ясады, җыр бәйгесе узды, чуваш халкының көнкүреш йоласы күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International