Швейцариядә 1997 елдан алып уздырыла торган фестивальне музыка белгечләре быелгы кышның иң күренекле музыкаль вакыйгасы дип атадылар. La Primavera оркестры фестивальдә дүрт кич дәвамында сәхнәгә чыгачак. Традициягә тугры калып, быел да Les Classiques de Villars программасы төрле пландагы, тематик концертлардан төзелгән. Программада – Шуман, Шнитке һәм Цфасман әсәрләре.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте