«Иделкәем» дәвам итә…

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

20 февральдә Кама Тамагы муниципаль районының мәдәният йортында  «Иделкәем» республика балалар-яшүсмерләр үзешчән театр коллективлары  смотр-конкурсының  VII зона турына республиканың 7 муниципаль районыннан катнашучылар килде.  

82 яшь артист сәхнәдә янып-көеп, чын ихлас белән үзләренең уен сәләтен күрсәтте. Жюри әгъзалары балаларның осталыгын, костюмнарын, режиссерлар эшен югары бәяләде, дипломнар тапшырды. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International