«МОРОЗКО – 2016» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ачык фестиваль-конкурсы

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Февральнең 25 еннән 29 ына кадәр Казанда «МОРОЗКО – 2016» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ачык фестиваль-конкурсы уздырыла.   

Ул күп еллар дәвамында, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы химаясе  һәм Мәскәүнең   «Интеллект-Клуб» балалар хәйрия фонды» ярдәме белән үткәрелә.

Традицион төстә фестиваль-конкурс  «Ак Барс» яшьләр үзәге һәм ДЗКЗ сәхнәләрендә уза.  

Конкурс программасында Россия Федерациясенең төрле почмакларыннан  7 яшьтән алып 28 яшькәчә  булган җиде йөз бала, үсмер һәм яшь кеше катнашыр дип көтелә.   Номинацияләр дүртәү: «Хореография», «Вокал», «Музыка уен коралларында уйнау», «Театр сәнгате».

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International