25 февральдә Берлиндагы Россия фән һәм мәдәният йортында һәм 26 февральдә Магдебургтагы Кавказ, Татарстанны һәм Төркестанны тикшерү институтында Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган кичәләр булачак.
Аларда Татарстан Республикасыннан мәдәният эшлеклеләре, Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, музыкантлар, артистлар катнашачак. Шулай ук режиссер Н.Прахаржның «Муса Җәлил. Үлемсезлеккә хөкем ителгән» дигән фильмы күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте