Урманче исемендәге премия тапшырылды

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсем, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Бакый Урманче исемендәге премия алуга игълан ителгән конкурсында җиңеп чыгучыларны бүләкләделәр.

Җиңүчеләр:

  • «Майлы буяулар белән ясалган рәсем» номинациясендә - Петров Александр Александрович («Балачактан» триптихы өчен),
  •   «Графика» номинациясендә - Карасёва Вера    Владимировна ( «Татарстанның тарихи шәһәрләре» графика сериясе өчен),
  •  «Скульптура»  номинациясендә - Габбасов Рөстәм Әнсар улы ( «Тукай әкиятләре» скульптуралар композициясе сериясе өчен),
  •  «Декоратив сәнгать» номинациясендә - Шәмсутов Рөстәм Илшат улы ( «Татар язуы тарихы» проектында керамик панно өчен),
  •  «Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме» номинациясендә – Улемнова Ольга Львовна («Җайдак» графиклар коллективы. 1920 – 1924. «Гасырлар тузанын кузгатып…» күргәзмәсенең каталогы).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International