Бөгелмә үзәк китапханәсендә Сара Садыйкова юбилеена багышланган музыкаль кичә узды. «Илһам чишмәләре» әдәби-музыкаль кунакханәсе оештырган «Халкыбызның моңлы сандугачы» кичәсенең программасы композиторның мәшһүр әсәрләреннән төзелгән иде. Аларны Бөгелмәдә яшәүче яшь талантлар башкарды. Кичәнең ахырында тамашачылар Сара Садыйкованың «Җидегән чишмә» җырын күмәкләп башкардылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте