Татарстанда төшерелгән «Гаилә мәшәкатьләре» фильмы прокатка чыга

2016 елның 20 феврале, шимбә

10 мартта катнаш гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында төшерелгән  «Гаилә мәшәкатьләре» фильмы киң тамашачылар аудиториясенә күрсәтелә башлый.

Рус-татар гаиләсендә бала туу, аңа исем эзләү белән бәйле килеп туган мәшәкатьләрне авторлар көлкеле материалга төреп күрсәтә. Сюжетка казанлылар сөйләгән чын вакыйгалар  нигез итеп алынган.  

Татарстан тарихында беренче тапкыр республикада төшерелгән фильм тулы мәгънәсендә прокатка чыгарыла.

 Төп рольләрне  Ләйсән Фәйзуллина (Камал театры) һәм Андрей Ясинский (ТЮЗ) башкара. Шулай ук комедиядә Роман Ерыгин, Рамил Төхвәтуллин, Люция Хәмитова, Фирая Акбәрова, Елена Калаганова һәм башка популяр артистлар төшкән.

Режиссеры – Алексей Барыкин.

Фильмның рәсми трейлеры:  

https://www.youtube.com/watch?v=1hCg7B8HDgM

Фильм турында социаль челтәрләрдә мәгълүмат:

«ВКонтакте»: https://vk.com/semeinye_khlopoty_film_kazan

«Facebook»: https://www.facebook.com/semeinyekhlopoty/

«Инстаграм» semeinye_khlopoty_film

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International