Минтимер Шәймиев: “Заманалар катлаулы, әмма мәдәният барыннан да мөһимрәк”

2016 елның 19 феврале, җомга

Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Ибне Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы” дип аталган күргәзмә ачылды, ул X йөзнең атаклы гарәп дипломаты Әхмәд ибне Фадланга багышланган.

Күргәзмәнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Ирак Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Исмаил Шәфыйк Мөхсин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

“Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева тантананы ачып, бүгенге күргәзмәне “Эрмитаж-Казан” үзәгендә оештырылган күргәзмәләрнең унбишенчесе, дип билгеләде. “Бүгенге күргәзмәне бердәнбер дип атарга мөмкин, чөнки анда Россиянең берничә әйдәп баручы музее катнаша”, - дип ассызыклады ул.

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында билгеләгәнчә, “Эрмитаж-Казан” – ул атаклы Эрмитажның  бердәнбер тулы филиалы. “Бу - бәхет һәм ул бәхетнең кадерен белергә кирәк”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев Михаил Пиотровскийга Татарстанга булган игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм аны үзенчәлекле юбилей белән котлады. Быел Пиотровскийларның нәселе “Эрмитаж” белән идарә итүгә 50 ел тула.

ТР Дәүләт Киңәшчесе “Әхмәд ибне Фадланның Иделгә сәяхәте турында язмалар” китабының зур әһәмиятен ассызыклады. Ул язмаларның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитеты Болгарны бөтендөнья универсаль хәзинә буларак тануда роле зур булды. “Бу тарихи материал булмаса, без Болгарда 922 елда Ислам дине кабул ителүне исбатлый алмас идек”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев шулай ук Ирак Республикасының РФдәге Илчесенә рәхмәт белдерде. “Мин Сезнең килүегезгә бик шатмын. Ибне Фадлан илчелек вәкиле буларак Болгарга килеп ирешкән кебек, Сез дә, традицияне дәвам итеп, безнең республика һәм халкыбыз белән элемтәдә торасыз”, - дип билгеләде.

“Заманалар катлаулы, әмма мәдәният барыннан да югары”, - дип билгеләде ТР Дәүләт Киңәшчесе. – Без мәнфәгатьләрнең тигезлегенә аеруча әһәмият бирәбез”.

Ул шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Болгар ислам академиясе төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын төзекләндерү турында” узган елның 4 ноябрендә, Халыклар бердәмлеге көнендә, Указга кул куюын искә төшерде.

“Эрмитаж-Казан”үзәге эшли башлаганга быел ун ел булды. Бүген ачыла торган күргәзмә кайчандыр булган дәүләтләр, Алтын Урда, аннан соң барлыкка килгән Русь дәүләте мирасын чагылдыра. Бу - шәрыкны өйрәнүнең искиткеч үрнәге, ул Ибне Фадланның уникаль кулъязмасыннан башлана. Бүгенге күргәзмә – ул археологик казылмалар, ул көмеш акчалар, алар бөтен дөньяны берләштерә һәм анда шундый акча бар, аңарда Ибне Фадланда булган титул искә алына. Бу бик сирәк була”, - диде Михаил Пиотровский.

Күргәзмәдә декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре, кораллар, пыяладан ясалган әйберләр, бизәнү әйберләре, костюм комплекслары һ.б. тәкъдим ителә. 

Күргәзмә 2016 елның 18 сентябренә кадәр эшләячәк. 
ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International