«Татаркино» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «Республика хәзинәсе» дигән яңа проект әзерли. Аның барышында «Мир» кинотеатрында, учреждениенең партнерлары залларында, парк һәм бакчалардагы мәйданчыкларда, шулай ук арт-мәйданчыкларда Россиядә һәм республикада төшерелгән хәзерге заман картиналары күрсәтеләчәк.
«Республика хәзинәсе» ел буена дәвам итәчәк. Россия киносы елы уңаеннан оештырыла торган әлеге программа коммерция максатларында күрсәтү өчен каралмаган фильмнар, шулай ук төбәк кинопродукты белән тамашачыны таныштыруга юнәлтелгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте