Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Балык Бистәсе муниципаль район советы утырышында катнашты

2016 елның 19 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Балык Бистәсе муниципаль районына эш сәфәре барышында берничә предприятиедә булды. Президент монда район советының йомгаклау утырышында катнашу өчен килде.

Утырыш алдыннан Р. Миңнеханов республика программасы буенча төзелгән район мәдәният йортын карады, район агросәнәгать комплексының урта һәм кече бизнес предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты. 

Утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International