2016 елның 26 февралендә Татар дәүләт филармониясенә Габдулла Тукай исеме бирелүгә 70 ел тула

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

2016 елның 26 февралендә Татар дәүләт филармониясенә Габдулла Тукай исеме бирелүгә 70 ел тула.  Әлеге юбилей уңаеннан 2015-2016 концерт сезонында филармониядә әдәби кичәләр, ретро-концертлар уза,  интернетта «Тукай филармониясе Тукайны укый»  әдәби проекты бара.

26 февральдә 18.30 да Татар дәүләт филармониясендә бу зур вакыйгага багышланган тантаналы концерт булачак. Концертта Мәскәүнең, Татарстанның, Башкортостанның, Удмуртиянең сәнгать осталары катнаша. Филармониягә Г.Тукай исеме бирелүгә багышланган  мондый чара 70 ел эчендә беренче тапкыр уздырыла.

Хөрмәтле журналистлар!

Концертка килү өчен  pr@tatfil.ru эл. адресы яки 89053126758 (Зимфира Гыйльметдинова) телефоны аша 20 февраль 16 сәгатькә кадәр аккредитация узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International