Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган Интернет-күпер

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 15 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәшһүр татар шагыйре, Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең (1906–1944) тууына 110 ел тулуга багышланган, Кырым һәм Татарстан Республикалары, Волгоград өлкәсе вәкилләре белән берлектә узган Интернет-күпердә катнашты. Аның төп оештыручысы – Исмәгыйль Гаспралы исемендәге Кырымтатар Республика китапханәсе (Симферополь шәһәре). Шулай ук Максим Горький исемендәге Волгоград өлкә универсаль фәнни китапханәсе дә элемтәдә булды. Интернет-күпер кысаларында «түгәрәк өстәл» һәм катнашучы якларның онлайн-режимда аралашуы оештырылды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә шагыйрьләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре җыелды. Алар арасында Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев; Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мансуров; шагыйрә, популяр җырлар авторы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова; шагыйрь, журналист, педагог, галим Хәнәфи Бәдигый һәм талантлы яшь шагыйрь, Төркия язучылар оешмасының Нәмык Кәмал исемендәге премиясе лауреаты Рифат Сәлах, шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре һәм китап укучылар да бар иде.

Кырым Республикасының И.Гаспралы исемендәге Кырымтатар Республика китапханәсе хезмәткәрләре белән бергә Кырымтатар Язучылар оешмасы һәм «Симферополь шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе «Идел» иҗтимагый оешмасы» әгъзалары, республиканың башка милли һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Волгоградтан шәһәр һәм өлкә татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, «Бриз» театр студиясе укучылары һәм М.Горький исемендәге Волгоград өлкә универсаль фәнни китапханәсе хезмәткәрләре элемтәгә чыкты.

Онлайн-очрашу барышында Муса Җәлил шигырьләре татарча, кырымтатар һәм рус телләренә тәрҗемәдә яңгырады. Шагыйрьләр үзләренең Җәлилгә багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Герой-шагыйрь шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Китапханәләрнең хезмәткәрләре Муса Җәлил китапларыннан күргәзмәләр оештырды. Чараның Казан шәһәрендәге барышын «Татарстан–Яңа гасыр» телевидениесе журналистлары эфирда да яктыртты.

Булып узган Интернет-күпер шагыйрь, көрәшче һәм Ватан патриоты истәлегенә карата җуелмас ихтирамны тагын бер кат раслый, кардәш халыклар, Россия төбәкләре арасындагы милли-мәдәни һәм эшлекле бәйләнешләрне ныгытуга хезмәт итүче чын дуслык күпере дә булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International