Баянда һәм аккордеонда уйнаучы яшь музыкантларның «Аккордеон тудырган тылсым» дип аталган өченче халыкара фестиваль-конкурсы Казанда уздырыла

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

20-21 февральдә И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә Баянда һәм аккордеонда уйнаучы яшь музыкантларның «Аккордеон тудырган тылсым» дип аталган өченче халыкара фестиваль-конкурсы узачак.

Быелгы бәйгедә катнашучылар саны артты, ә конкурсның географиясе киңәйде. Жюри составы абруйлы, танылган шәхесләр, талантлы музыкантлардан тора. 

Конкурс ике  номинациядә – «Ялгыз башкару» һәм «Күмәк башкару» номинацияләрендә уздырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International