Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге 2016 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә татар театр коллективлары һәм татар үзешчән театр коллективы режиссерлары өчен «Режиссерның әдәби материал белән эшләве» дигән темага семинар узды.
Анда республиканың төрле районнарыннан 46 режиссер катнашты.
Данил Салиховның Буа драма театры башкаруында «Ядрә» спектаклен карап, режиссерлар фикер алышты, уй-ниятләре белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте