«Иске су каланчасы»нда «Кырым өчен сугыш» күргәзмәсе ачыла

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

20 февральдә көндезге сәгать уникедә «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгының «Иске су каланчасы» залында Кырым сугышының тәмамлануына 160 ел тулуга багышланган «Кырым өчен сугыш» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә экспозициясендә 1853–1856 еллардагы сугыш күренешләрен чагылдырган литографияләр,  сугыш вакыйгалары турында сөйләгән төрле илләр матбугаты, төрле басмалар, карталар, сызымнар куелган.  

Күргәзмә 20 мартка   кадәр эшли.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International