Чаллы картиналар галереясендә Геннадий Носков күргәзмәсе ачылды

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Чаллы картиналар галереясендә рәссам Геннадий Носковның шәхси күргәзмәсе ачылды. Оста Киров шәһәрендә яши. Геннадий Алексеевич Көнчыгышка хас төсләр, гарәпләргә хас типлар, Мавритания өслүбе белән кызыксына.

Аның картиналарында чагылыш тапкан табигать күренешләре, шәһәр йортлары, урам-тыкрыклары гаять көчле тәэсир ясый. Рәссам, гомумән, куәтле хисләр йогынтысында иҗат итә. 

Моннан тыш, Носков портрет остасы да. Аның мирас хәзинәсендә күп кенә танылган шәхесләрнең сурәтләре бар.

Экспозициядә барлыгы кырыктан артык эш куелган. Күргәзмә 8 мартка кадәр эшли.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International