16 февральдә Казан халык һөнәрчелеге техникумында WorldSkills Russia 2016 һөнәри осталык чемпионатының «Зәркән» компетенциясе буенча сайлап алу туры башланды. Бәйгедә техникумның 10 студенты катнаша, алар һәрберсе өч көн эчендә җилфердәп торучы әләм рәвешендә зәркән эшләнмәсе җитештерергә тиеш.
Иң күп бал җыйган студентлар чемпионатның ачык турында катнашачак, ул 7-9 апрельдә Казанда уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте