Сахаровкадагы концерты белән La Primavera Казан камера оркестры «Кесә телефоннарыннан көйләр» дигән колачлы проектын тәмамлады. Аны оркестр башта студентлар, ә аннары мәктәп укучылары аудиториясе өчен уйнады.
Әлеге проектка грант бүлеп бирелгәч, оркестр концертлар белән авыл клубларына чыгып китте.
Сахаровкадагы соңгы концертка балалар гына түгел, күрше-тирә авыллардан өлкәннәр дә зал тутырып килгән. Чып-чын оркестрның чыгышы зур тәэсир калдырган.
Программада – классик музыка, укучылар аларны үзләренең мобиль телефоннарындагы музыка буларак таный. Музыкантлар үзләренең әлеге чыгышлары зур шәһәрләрдән читтә яшәүче балаларда классик музыка белән кызыксыну тудырыр дип ышана.
+79872956889
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте