Бүген «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Сынлы сәнгатьтә герой-шагыйрь образы» күргәзмәсе ачылды. Татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена багышланган күргәзмәдә Татарстан рәссамнарының музей фондларында сакланучы утыздан артык картинасы куелган. Теләк белдергән һәркем өчен бу көнне экспозиция буйлап экскурсия уздырылды.
«Сынлы сәнгатьтә герой-шагыйрь образы» күргәзмәсе 31 мартка кадәр эшләячәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте