19 февральдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга кадәр Идел буйлап» күргәзмәсе ачыла. Аны Дәүләт Эрмитажы һәм «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Дәүләт тарих музее, Дәүләт Көнчыгыш музее, Ш. Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү фонды, Волгоград өлкә туган якны өйрәнү музее, Самара өлкә тарих-туган якны өйрәнү музее, Әстерхан берләштерелгән тарих-архитектура музей-тыюлыгы оештырган. Экспозициядә ике меңнән артык экспонат: аерым предметлар белән беррәттән, тулаем комплекслар да куелган. Тарихи ядкарьләр арасында Көнчыгыш Европа халыкларының декоратив-гамәли һәм зәркәнчелек эшләнмәләре, Якын һәм Урта Көнчыгыш чүлмәкчеләр һәм пыялачылар җитештергән әйберләр куелган. Аларның күбесе җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр күрсәтелә.
Хөрмәтле журналистлар!
19 февральдә көндезге сәгать өчтә сезне күргәзмә ачылу уңаеннан матбугат конференциясенә чакырабыз.
Аккредитация узу өчен: (843) 5678 017, сот. + 7 927 438 47 33, e-mail: kazan_kirmen@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте