25 февральдә кичке сәгать алтыда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты сәхнәсендә Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге «Тукай әкиятләре» музыкаль-әдәби композициясен тамашачыларга тәкъдим итә. Тамаша «SFORZANDO» башкару осталыгын үстерү хәйрия фонды ярдәме белән оештырыла.
Бу композиция Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган. Шагыйрьнең әкиятләренә нигезләнгән тамашада яшь актерлар һәм музыкантлар катнаша.
89033427359; 89063209277, std.tatar@yandex.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте