21 февральдә көндезге сәгать икедә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Туп сараенда «Батырлар орышы» дигән тамашага чакыра. Шушында ук «Сугышчы рухы. Скифлардан Алтын Урдага кадәр» дигән күргәзмә уза.
Программада «Демисеркль» уен фехтованиесе студиясе артистлары башкаруында биш орыш күрсәтеләчәк. Тамашачылар игътибарына күчмәннәр тормышыннан кыска гына вакыйгалар тәкъдим ителә. Үз заманында салкын корал белән орышу күчмә халыкларда нык таралышта булганга, театральләштерелгән тамашаның үзәгенә нәкъ менә шундый күренешләр салынган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте