«Мир» кинотеатрында Муса Җәлил турында «Моабит дәфтәре» фильмы күрсәтеләчәк

2016 елның 14 феврале, якшәмбе

15 февральдә көндезге сәгать өчтә  «Мир» кинотеатрында Муса Җәлил турында  «Моабит дәфтәре» фильмы күрсәтеләчәк.

Әлеге картинаны Леонид Квинихидзе 1968 елда төшергән. Төп рольне РСФСРның Халык артисты Петр Чернов башкара. Моннан тыш, тамашачы фильмда күп кенә танылган татар артистларын да күрә алачак. Әйтик, Татарстан Республикасының Халык артисты Әзһәр Шакиров кинода беренче буларак нәкъ менә «Моабит дәфтәрләре»ндә төшкән.

Фильмга керү түләүсез.  

8 937 285 01 21, liana2508@inbox.ru, Лиана Нурышева, "Татаркино"

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International