«Вознесенское» мәдәният йортында Изге Валентин көне уңаеннан Мәхәббәт һәм дуслык бәйрәме узды.
Балаларны башта әлеге көннең тарихы белән таныштырдылар. Балалар мавыктыргыч хикәятне кызыксынып тыңлап, сораулар бирделәр. Аннары мавыктыргыч уен-бәйгеләр, ярышлар башланды. Бәйрәм балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә күңеленә хуш килде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте