Казанда Федор Шаляпинның тууы уңаеннан тантаналы митинг булды

2016 елның 13 феврале, шимбә

Бүген бөек опера җырчысы Ф. Шаляпинның Бауман урамындагы  һәйкәле каршында аның тууына 143 ел тулуга багышланган тантаналы митинг булды. 

Җырчының талантына гашыйк казанлылар

Богоявленье чиркәве манарасы янында җыелдылар. Монда үзенчәлекле селфи-бәйге булып узды. Әлеге ярыш яшьләрне күбрәк кызыксындырды, өлкәнрәкләр исә Шаляпинның рус һәм дөнья мәдәниятенә зур өлеш кертүе, аның бай иҗади мирасы турында фикер алышты.

Ахырдан митингта катнашучылар өчен Казандагы Федор Шаляпин белән бәйле урыннар буйлап җәяүле экскурсия уздырдылар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International