«Герой-шагыйрь образы сынлы сәнгатьтә. Муса Җәлилнең тууына 110 ел» күргәзмәсе ачыла

2016 елның 12 феврале, җомга

Татар совет шагыйре, публицист, Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең (1906–1944) 110 еллык юбилеена багышлап Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее үз фондларында сакланучы экспонатлардан күргәзмә оештыра.  

«Безнең илдә халык мәнфәгатьләрендәге бер генә омтылыш та онытылмый да, юкка да чыкмый.  Җәмгыятебезнең бөек закончалыгы һәм кешенең зур бәхете шуннан гыйбарәт», – дип язган иде үз вакытында Муса Җәлилнең батырлыгы турында Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрь Михаил Луконин. Җәлилнең ялкынлы иҗаты, аның ныклыгы, гаҗәеп батырлыгы сынлы  сәнгать  осталарын битараф калдырмады: шагыйрьнең шәхесенә  һәм аның  «Моабит дәфтәрләренә» багышлап киндердә майлы буяулар белән ясалган зур картиналар, графика техникасында башкарылган әсәрләр, скульптур портретлар, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре тудырылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Татарстан рәссамнарының Җәлилгә багышланган утыз эше куелган.

567-80-43, 567-80-58; e-mail: galereya.hazine@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International