«La Primavera» оркестры Татарстанның оркестрлар чыгышын күрүдән гомер-бакый мәхрүм булган авылларына сәяхәт кылды. Яңа ел кергәнче артистлар авылларда 20 концерт бирде.
Бу концертларга беренче нәүбәттә мәктәп укучылары чакырыла һәм алар үзләренә мобиль телефонда уйный торган көй буларак кына таныш музыка тыңлыйлар. Программада Моцарт, Бах, Чайковский, Вивальди, Бетховен һәм башка мәшһүр композиторлар әсәрләре яңгырый.
Концертлар башлыча мәктәпләрнең акт залларында уздырыла.
+79872956889 (Наталья Лукина)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте