10 февральдә 12.00дә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында күрсәтү алдыннан Татарстан Республикасы Милли музеенда «Татармультфильм» берләшмәсендә төшерелгән «Мирас» анимация сериалын (продюсеры Азат Ганиев, режиссеры Сергей Киатров) ябык аудиториядә күрсәтү булачак.
Сериалны әзерләүдә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре катнашты.
Мультфильм каһарманнары Камал театры артистлары тавышы белән сөйләшә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте