Республика яшьүсмерләр китапханәсендә рәссамнар Гадел һәм Рамил Хәлиуллиннарның «Фикер рәвеше» дигән иҗади эшләр күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә пейзаж, натюрморт, портрет жанрында майлы буяу һәм графика техникасында башкарылган 15 картина куелган. Шушында ук Гадел Хәлиуллинның скульптур эшләре дә бар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте