Вознесенское авылы мәдәният йортының ачылуына өч ел тулуга багышланган зур концерт зур уңыш казанды. 2012 елдан бирле эшләүче әлеге мәдәният учреждениесенең бинасы Татарстан Республикасында «Авыл клубы» программасы нигезендә төзелгән беренче объект булды.
Бүгенге көндә мәдәният сарае үз тирәсендә берләштергән кешеләр зур һәм бердәм гаилә кебек яши. Биредә эшләүче 15 түгәрәккә 350дән артык бала йөри.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте