Казан сәхнәсендә Мари театрының «Салика» спектакле
2016 елның 8 феврале, дүшәмбе
16 февральдә М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры Камал театрының зур сәхнәсендә С.Николаев пьесасы буенча куелган «Салика» спектаклен күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Туган тел көнендә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бәйрәм концерты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре тапшырды.