Рөстәм Миңнеханов авыл мәдәният йортларын тикшерүне оештырырга йөкләде

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хисап палатасына бүген авыл мәдәният клублары эшчәнлеген тикшерүне оештырырга кушты. ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Авыл клублары эше турында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, ведомство хезмәткәрләре үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча республикада шимбә кичләрендә һәр бишенче мәдәният сарае эшләми, һәм халыкның 16 % гына клубтагы эшчәнлеккә җәлеп ителгән, үзешчән иҗат белән шөгыльләнәләр. Уртача һәр клубта атнасына 3 мәдәни-массакүләм чара үткәрелә. 

Министр фикеренчә, авыл клубларының эшне тиеш дәрәҗәдә алып бармавының  сәбәбе - белгечләр булмауда һәм материаль-техник базалары түбән дәрәҗәдә булуда.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, 4 елда республикада 181 авыл клубы төзелде, программаны гамәлгә ашыру дәвамында әлеге максатка 2 млрд сум юнәлтелде. Шул ук вакытта әлеге объектларны эшләтүгә да акча түләнгәнен онытмаска кирәк. "Без акча түлибез икән, алар барысы да эшләргә тиеш. Авыл клубы төзүдән нинди файда, әгәр дә ул шимбә кич ябык булса. Һәр төзелгән мәдәният йорты эшләргә тиеш", - дип белдерде ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге программаны гамәлгә ашыру алга таба да дәвам ителәчәк. Ләкин инде төзелгән объектларның ничек файдаланылуын ачыкларга кирәк. Татарстан Президенты ТР Хисап палатасына тиешле тикшерү үткәрергә һәм республиканың авыл клублары эшчәнлеге турында отчет әзерләргә йөкләде. 
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International