5 февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Казанда Венгриянең генераль консулы Ференц Контра белән очрашты. Анда быелның 6–7 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Чехия Республикасына һәм Венгриягә визиты кысаларында Будапештта (Венгрия) Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын оештыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте