«Евгений Куманьковның Иске Мәскәүгә карашы»

2016 елның 6 феврале, шимбә

«Евгений Куманьковның Иске Мәскәүгә карашы» күргәзмәсе Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында 4 февральдә көндезге сәгать икедә ачылды. Анда Россиянең халык рәссамы, сәхнә декорациясе һәм кино сәнгате өлкәсендә танылган оста Евгений Иванович Куманьковның 58 эше куелган. Авторның А.С. Пушкинның дәүләт музее (Мәскәү) фондларында сакланучы картиналары урын алган бу  күргәзмә әлеге ике музейның өченче уртак проекты инде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International