«Хезмәт кешесе» кино һәм интернет-проектлар фестивале – Россиядә бердәнбер. Чиләбедә уздырыла торган әлеге форумда төп игътибар эшче һөнәр ияләре һәм хезмәт кешеләренә багышланган проектларга юнәлтелгән.
Фестивальнең төп конкурс программасында дүрт юнәлештә: уен фильмнары, документаль фильмнар, интернет-проектлар, телепроектлар/телепрограммалар проектлары тәкъдим ителә.
Төп конкурста ясалган йомгаклар буенча жюри «Иң яхшы уен фильмы», «Интернет өчен иң яхшы проект», «Иң яхшы документаль фильм», «Иң яхшы телепроект», «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы операторлык эше », «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләячәк.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 30 мартка кадәр trudfest@mail.ru электрон адресына кабул ителә.
+7 343 350 00 40
+7 343 350 00 15
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте