«Мәүлет ән-Нәби. Күңел белән сөйләшү» театральләштерелгән музыкаль кичәсе

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

04.02.2016

8 февральдә Камал театры сәхнәсендә  Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тууына багышланган  «Мәүлет ән-Нәби. Күңел белән сөйләшү» театральләштерелгән музыкаль кичәсе премьерасы була. Кичке сәгать җидедә башлана.

Аны Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм «Хозыр» фонды ярдәме белән Россия мөфтиләр шурасы, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте оештыра. 

«Күңел белән сөйләшү» — заман тамашачысына әлегә таныш булмаган яңа мәгълүмат җиткерү.   Драма театры, музыкаль композицияләр, балет хореографиясе кебек сәнгатьнең иң күркәм төрләрен берләштергән тамашаның тәэсире дә башка булачак. Сәхнәдә 700дән артык детальдән торган, 7 метр биеклектәге декорацияләр, 25 метр киңлегендәге һәм 9 метр биеклектәге  светодиод экран һәм махсус эффектлар өчен җайланма урнаштырыла.

Тамашада барлыгы кырыктан артык  артист катнаша.   

Сигез йөздән артык тамашачы үзен мөселман дип санаучы, әмма тәкъвалыгы шактый чамалы яшь эшкуарның тормышын сәхнәдә өч сәгать дәвамында күзәтәчәк. Төп герой роленә Марат Бәшәров тәгаенләнгән.

Беренче буларак «Мәүлет ән-Нәби» проектын Мәскәүдән тыш башка төбәкләрдә дә күрсәтәчәкләр: 8 февральдә ул Казанда, 12 февральдә Уфада,  март аенда Астанада узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International