"Бизаман" проекты

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Борынгы фарсы музыкасы исемнәре безнең чорларга кадәр килеп җиткән пәйгамбәрләр дә, мәһдиләр дә мәгълүм булмаган ерак заманнарда ук туган. Ул җыруларның тылсымлы формулаларыннан оешып, күпгасырлар дәвамында үсә-үзгәрә килеп, безнең эрага кадәр үк классикага әйләнгән. Шулай да, ул хушлык бирә,  аннан яшьлек дәрте ташып тора, матурлыгы әсир итә – без аны үз көннәребез музыкасы буларак кабул итәбез.  

11 февральдә ДЗКЗ сәхнәсендә җырчы Хөсәен Нуршаг һәм гитарачы Гали Гамсари Казан тамашачысын  Иран музыккасы белән тылсымларга ниятли. Программа «Бизаман» дип атала, бу исә  музыканы вакыт кысалары белән чикләп булмавына ишарә ясый.

Әлеге кичтә сәхнәдә борынгы тәснифләр яңгыраячак, аларны башкару иранлыларның мәдәни культурасы өчен ерак гасырлардан бирле үк хас. Бу проектта шактый тәвәккәл адым ясала: фарсы милли уен кораллары тембрына классик кыллы квартет яңгырашы кушылып китә. Кунак музыкантлар белән бергә сәхнәдә Елена Рольбина (скрипка), Алсу Абдуллина (скрипка), Владислав Однопозов (альт) һәм Андрей Каминский (виолончель) чыгыш ясый.

+79503140067

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International