Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

2 февральдә көндезге сәгать икедә Татар дәүләт филармониясе бинасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең 2015 елда эш йомгакларына һәм 2016 елга куелган бурычларга багышланган киңәйтелгән утырышы ачылды.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның докладында шушы мәсьәләләр күтәрелде.

Моннан тыш, утырышта республика мәдәният өлкәсенең төрле юнәлешләренә багышланган  берничә нотык сөйләнде.

Утырышка йомгак ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тармак өчен 2015 елның гаять нәтиҗәле булуын билгеләп китте.  Республикада  күренекле вакыйгалар булып узды, алар барысы да зур әзерлек белән, югары дәрәҗәдә үткәрелде һәм, һичшиксез, халыкара мәйданда  Татарстан Республикасы мәдәниятенең тагын да танылуына булышлык итте. Премьер-министр мәдәният хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International