«Толерантлык – тарихи борылыш чорында Кешелек өчен котылу чарасы» халыкара гуманитар форумы

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

2 – 3 февральдә Казан дәүләт мәдәният институтында республика өчен зур әһәмияткә ия булган вакыйга  – БМО һәм  ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышланган «Толерантлык –  тарихи борылыш чорында Кешелек өчен котылу чарасы» халыкара гуманитар форумы уздырыла.

Форум 2 февральдә  10.00дә Казан дәүләт мәдәният иниститутының концерт залында ачыла.  

 3 февральдә форум кысаларында «XXI гасырда толерантлык: җәмгыять үсешенең мәдәни-мәгърифәти нигезләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аның эше 6 секциядә оештырыла:

Толерантлык: күз буумы, әллә котылу чарасымы? Фәлсәфи караш (КДМИ);

Мәдәни төшенчә буларак толерантлык (КДМИ);

 Вакыт сынаулары күзлегеннән чыгып караганда, БМО – ЮНЕСКО (КДМИ);

Каршылыклар, мәдәниятләр һәм цивилизацияләр багланышлары ягыннан караганда, халыкара бәйләнешләр (К(И)ФУ);

Россия халыклары һәм мәдәниятләр багланышлары өлкәсендә тарихи тәҗрибә: урта гасырлардан алып хәзерге заманга кадәр (К(И)ФУ);

Глобаль сынаулар яктылыгында толерантлык һәм инклюзия ( КДМИ).

Конференциядә галимнәр, мәдәният, мәгариф эшлеклеләре, дәүләт идарәсе органнары, спорт, туристлык, иҗтимагый оешмалар, бизнес-класслар вәкилләре катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International