«Тарих борылыш кичергән чорда Кешелек. БМО миссиясе» дигән китап дөнья күрде. Аның авторы – Энгель Ризакъ улы Таһиров, академик, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры, «Европа-Азия» халыкара Гуманитар Академия президенты, Россиянең БМОга ярдәм итү Ассоциациясе Президиумы әгъзасы. Әлеге китапта дөньяда барган күренешләрне фәлсәфи яктан аңлатырга тырышу, тигезлек хәленнән чыккан, «кайнаучы» дөньяны җитди тикшеренүче күзлегеннән чыгып өйрәнү омтылышы чагылыш таба.
Кешелек кая бара? «Тынычлык сәнгате» һәм «сугыш сәнгате» нәрсә ул? Алда безне нәрсә көтә – «тарих инкыйразы»мы яисә борылыш ясап, эволюциянең яңа баскычына күтәрелүме?
Сугыш һәм тынычлык, Көнбатыш һәм Көнчыгыш, экология, демография, дөньяга яңача караш, яңача фикерләүне булдыруда яшьләрнең роле – авторның фикер агышы шушы төп юнәлешләрдә дәвам итә.
Тарих куйган сорауларга җавап эзләү БМО феноменын, хәзерге дөньяда аның ролен, әһәмиятен, йогынтысын анализлау аша да алып барыла.
Китап укучыларның киң катлавын күздә тотып чыгарылган.
Рәисә Саф