Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Тантана” театраль премиясен тапшыру комиссиясе 2016 ел премиясен алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлавы турында белдерә

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгының  “Тантана” театраль премиясен  тапшыру комиссиясе 2016 ел премиясен алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлавы турында белдерә.

Премия театр сәнгате өлкәсендә гаять зур иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен тапшырыла.

 Премиягә кандидатларны Татарстан Республикасы театрлары җитәкчеләре коллективның сәнгать советы белән килештереп тәкъдим итә.   Театрлар өчен номинацияләр саны чикләнмәгән, тәкъдимнәр номинация эчтәлегенә туры килергә тиеш.

Гаризалар һәм документлар  1 февральдән 1 мартка кадәр түбәндәге адреста кабул ителә: 420015, Казан, Пушкин ур, 66/33, 204 бүлмә.  +7(843) 264-74-53, Aida.Muzafarova@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International