Бакый Урманче исемендәге премия алуга республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты озайтыла

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгының рәсем, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Бакый Урманче исемендәге премия алуга республика конкурсында катнашырга теләүчеләрнең күплеге сәбәпле, гаризалар кабул итү вакыты быелның 6 февраленә кадәр озайтыла.

Конкурсның  «Майлы буяулар белән ясалган рәсем», «Графика», «Скульптура», «Декоратив сәнгать», «Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме» дигән биш номинациядә уздырылуы турында искә төшерәбез.  Конкурста катнашу өчен соңгы ике елда иҗат ителгән эшләр алына.  

Гаризалар авторлардан, авторлар коллективыннан (һәр кешегә бер гаризадан да артмаска тиеш) кәгазь һәм электрон чыганакларда кабул ителә.

 420015, Казан, Пушкин ур, 66/33, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, музей эшен үстерү бүлеге

 (843) 264-75-06, Guzel.Yusufzyanova@tatar.ru).

http://mincult.tatarstan.ru/rus/premiya-imeni-baki-urmanche.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International