2 февральдә көндезге сәгать икедә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2015 елда эшчәнлегенең төп йомгакларына һәм 2016 ел бурычларына багышланган киңәйтелгән коллегиясе булачак. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков һәм министрлык коллегиясе әгъзалары, министрлыклар, ведомстволар һәм учреждениеләр вәкилләре, муниципаль районнарның башкарма комитет җитәкчеләре, муниципаль районнар мәдәният идарәләре җитәкчеләре, республика мәдәният, сәнгать һәм кинематограф учреждениеләре җитәкчеләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр режиссерлары һәм сәнгать җитәкчеләре, иҗат берлекләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашачак.
Хөрмәтле журналистлар! Аккредитацияне 1 февраль, сәгать өчкә кадәр prtatar@yandex.ru адресына язып яисә 264 73 98 телефонына шалтыратып узарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте