Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова вафат

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалту  кичерә.

26 гыйнварда Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Вәсилә Фәттахова вафат булды.

Уфада гомер иткән Вәсилә Фәттахова – халыкның сөекле җырчысы иде. Үзенең зур сәхнәдәге иҗатын танылган җырчыбыз Айдар Галимов җитәкчелегендәге “Айдар” театр-студиясендә башлап җибәргән яшь талант иясе беренче җырлары белән үк тамашачыларны әсир итте. Аның башкаруында “Туган як”, “Ялгыз миләш”, "Әйтелмәгән мәхәббәт”, "Бәхетебез бикле ятмасын", "Ач әле йөрәгеңне" һәм башка эстрада җырлары, шулай ук халкыбызның рухи ядкарьләренең берсе – “Шахтер җыры” искитмәле матур, үзенчәлекле яңгырый.

Талантлы җырчы, күркәм шәхес Вәсилә Фәттахова турында якты истәлек күңелләрдә мәңге сакланыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International